24 мин
1 223

Татар әдәбиятында модернизм юнәлеше, аның килеп чыгу һәм үсеш этаплары, үзенчәлекләре, иң күренекле тарафдарлары.

Татарча
Русча

Модернизм төшенчәсен татар әдәбиты белемендә әле күптән түгел генә куллана башладык. Аның кулланылу тарихы зур түгел, каядыр 15 ел тирәсе. Озак вакытлар дәвамында (совет чоры йогынтысы белән бәйле) модернизм, романтизм кебек агымнар әдәбияттагы буржуаз агымнар буларак каралып килде. Идеализм фәлсәфәсенә йөз тота торган агымнар буларак, кире кагылды. Шуңа күрә совет идеологиясе барлык әдәби әсәрләрне реалистик әсәрләр буларак язарга чакырды, реалистик булмаган әсәрләрне дә реалистик буларак бәяләргә омтылды. Романтизм, модернизм сүзләрен әдәбият белеменнән бөтенләй алып атарга омтылыш булды. Ләкин тормыш һәрвакыт үзгәреп тора. Бигрәк тә 1986 елда башланган үзгәрешләр әдәбият белемендәге бу күренешләргә мөнәсәбәтне үзгәртте. Шул ук вакытта М.С.Горбачев башлаган үзгәртеп корулар әдәби мираска юл ачты һәм татар дөньясына татар әдәбияты, татар мәдәнияты, татар иҗтимагый фикере хакындагы моңа кадәр тыелып килгән бик күп материаллар кире кайтты. Бу материаллар шул кадәр күп һәм төрле иде. Алар совет чорында формалашкан бөтен карашларны үзгәртеп ташладылар. Модернизм да үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә милли мәдәниятыбызга әйләнеп кайткан һәм шунда үз урынын тапкан күренешләрнең берсе. Модернизм турында сөйләгәндә, әлбәттә, аны татар яңарышы белән бәйләргә кирәк. Татар дөньясы озак вакытлар, Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, ислам дине кысаларында сакланып кала һәм яши. Күпмедер күләмдә башка милләтләр, халыклар мәгърифәтчелек чорын кичергәндә, күпмедер торгынлыкка керә. Татар дөньясындагы чын мәгънәсендәге үзгәрешләр XIX гасырның икенче яртысында гына әзерләнә башлыйлар. Күренекле фикер ияләре, мәгърифәтчеләр татар милләтен үстерергә кирәк дигән мәсьәләне көн тәртибенә куялар. Бу үсешне алдынгы Европа дәүләтләре дәрәҗәсенә җитүдә күрәләр. Моны аң-белем тарату, халыкны белемле итү, мәктәп-мәдрәсәләрне үзгәртү, китап бастыруны җайга салу, вакытлы матбугат булдыру аша эшләргә телиләр. Әдәбият та шушы чараларның берсе буларак, игътибар үзәгенә куела. Мәгърифәтчелек хәрәкәте безнең халкыбызда шушы юнәлешләрне үстереп җибәрә: җәдит мәдрәсәләр ачыла, чит илләргә китеп, белем алучы зур бер яшьләр катламы пәйда була. Әлеге фикер ияләре үзләренең төп бурычын милләткә хезмәт итүдә күрәләр һәм татарларны милләт буларак оештыруга басым ясыйлар. Типографияләр, газет-журналлар ачу омтылышлары була. Шушы башланып киткән мәгърифәтчелек хәрәкәтенә 1905 елда башланып киткән рус революциясе нур өстенә нур булып килеп кушыла. 1905 елгы демократик үзгәрешләр татарларга вакытлы матбугат ачарга мөмкинлек бирә, сүз иреге пәйда була. Шушы мөмкинлектән файдаланып, татарлар яши торган бик күп шәһәрләрдә газета-журналлар чыга башлый, аларда әдәби, публицистик, фәнни материаллар тәкъдим ителә. Татар дөньясы 1905 елдан соң тузгып торган бер күчне хәтерләтә башлый. Бу хәрәкәт шул кадәр актив алып барыла: татарлар съездлар оештыралар, дөньядагы яңа хәрәкәтләрне үзләренә кертеп җибәрәләр. Мәдәни клублар, мәдәни чаралар, ярдәм хәйрия фондлары оеша. Тормышның төрле юнәлешләрендә татарлар кинәт кенә зур бер сикерешкә чыгалар. Шушы сикерешнең бер чагылышы модерн хәрәкәте, модернизм барлыкка килүдә дә күренә. Модернизмның барлыкка килүен без вакытлы матбуга туу, фәндәге, фикерләүдәге үзгәрешләр, рус әдәбияты, Европа әдәбияты белән таныш яшьләрнең мәйданга килүе белән бәйләп карыйбыз. Әлеге яшьләр Европада модернизм хәрәкәте үзәгендә торган фәлсәфәчеләрнең фикерләре белән таныш булалар һәм андагы идеяләрне татар дөньясына алып килергә омтылалар.

Модернизм турында сүз алып барганда, әлбәттә, Гегельнең фикерен искә төшерергә була. Гегель модернизмны дөньяны үзгәрткән һәм дөньяны баштан-аяк башка юнәлешкә бастырган хәрәкәт буларак карый. Гегель фикеренчә, модернизм һәрбер халыктан секуляризация хәрәкәте белән турыдан-туры бәйле. Ягъни дини фикерләүдән дөньяви фикерләүгә күчү белән турыдан-туры бәйле. Чөнки дин җавап биргән бик күп сораулар дөньяви фәлсәфәдә җавапсыз кала. Дөньяви фәлсәфә әлеге сорауларга яңа җаваплар эзли башлый. Яңа җаваплар аны модернизм фәлсәфәсенә алып килә. Мәсәлән, шундый сорауларның берсе – Алладан башка яшәү, кешенең Алласыз җәмгыятьтә яшәве. Менә бу сорау кешенең иманнан башка яшәве дигән сүз түгел. Иман һәм Алла бу очракта синоним буларак, ягъни параллель кулланылмыйлар. Бу сүз дөньявилыкка йөз тоткан җәмгыятьтә кешенең ничек итеп дөньяны танып-белү сорауларына җавап табуын аңлата. Мәсәлән, дин тормышны үзенчә аңлата, үзенчә бәяли. Дини фәлсәфә күзлегеннән караганда, бар нәрсә илаһи ихтияр белән эшләнә. Кеше, Илаһка якынаерга омтылып, үзе дә камилләшә, дөньяны да камилләштерә. Чөнки иң камил зат ул – Илаһ үзе. Кеше – Илаһның бер кыйпылчыгы, ул Илаһка омтылып, рухи камилләшү этабын үтә ала. Ләкин дөньяви үсеш юлына чыккан җәмгыятьтә кинәт кенә шушы камилләшү юлына караган сораулар барлыкка килә. Әлеге сорауларга җавап бирә торган әдәбият, сәнгать, иҗат модерн сәнгате хасил була. Менә татарларда модернизм турында сүз алып барганда, без, әлбәттә, сүзне Дәрдемәндтән башлап китәргә тиеш булабыз. Чөнки ничек кенә карасак та, беренче модернистик шигырьләр, әсәрләр (1904 ел) Дәрдемәндтән башлана. Аннан кала модернистик экспериментлар ясаган бер кеше дә булмый. Дәрдемәнд үзенең дөньяны танып-белү фәлсәфәсе белән, модернизм фәлсәфәсе белән, хаос поэтикасын татар әдәбиятына алып килә. Дәрдемәнд шигырьләре беренче тапкыр татар укучысына дөньяны танып белү мөмкин түгел икәнлеген хәбәр итә. Ә Дәрдемәнд үзе, чын мәгънәсендә, мөселман, Аллага ышана торган кеше. Без моңа бер генә дә каршы дәлил таба алмыйбыз. Ләкин мөселман шагыйре үзенең иҗатында модернизм фәлсәфәсе күтәрә торган сораулар куя башлый. Дөньяның танып беленә алмаслыгын, дөньяның хаос халәтендә булуын сөйли башлый. Мәсәлән, бер шигырен искә алыйк.

Гомерләрдер өелмәктә сагышлар

Урнашкандыр шиддатле кошлар

Һавалар тын. Коеп очра хыма юк

Азан ишетелсә дә, кыйбла нема юк

Гади генә, дүрт юллык шигырь. Дәрдмәнд иҗатында бу шигырь көтелмәгән бер мәгънә эчтәлегенә ия була. Кеше, лирик герй бу шигырьдә хаос халәтендә. Юлсыз кыә, зәмһарир шиддәтле кыш халәтендә азан ишетелә, ләкин барыр кыйбла юк. Менә бу XX йөз кешесе кичергән хаос халәтенең сурәтләнеше. Шушы символик иҗатында Дәрдемәнд тормышның танып беленә алмаганлыгын, танып-беленә алмаслык күренешләр, өннәр, нидалар, сагышлар барлыгын бәян итә башлый. Әлеге мәсьәләләр әкренләп татар прозасына да үтеп керә. Проза бөтенләй башка тел белән сөйли. Проза теле халыкка якынрак тел. Ул модерн фәлсәфәсен бөтенләй башка планда куя башлый. Мәсәлән, модернизм юнәлешендә татар әдәбиятына иң зур тзэсир ясаган кешеләрнең берсе ул Фатих Әмирхан була. Шул ук вакытта Фатих Әмирхан – реализм юнәлешендә дә, романтизм юнәлешендә дә иң зур тәҗрибәләр ясаган авторларның берсе. Ләкин Ф.Әмирханның “Татар кызы”, “Бер хәрәбәдә” кебек текстлары турыдан-туры модерн юнәлешендә иҗат ителгән әсәрләр буларак бәяләнәләр. “Бер хәрәбәдә” әсәре тормышның вакытлы булуын, кешенең, бәхетнең, матурлыкның юкка чыгуы турында сөйли. Әлеге фәлсәфәсе белән мөселман җәмгыятендә урнашкан дин фәлсәфәсенә каршы килә. Ул тормыштагы һәр нәрсәнең вакытлы булуын матурлык дәрәҗәсенә күтәрә, аның закончалык булуын исбатлый. “Татар кызы” әсәре кешенең рухи азатлыгы ниндидер бер кануннарга буйсындырылуны  тормыштагы иң зур фаҗига буларак бәян итә. Ә кеше рухының билгеле-бер кануннарга буйсындырылуы – ислам диненең төп таләпләреннән берсе. Менә шушы эзләнүләр татар әдәбиятының Европа әдәбиятында барган эзләнүләрдән артта калмаганлыгы турында сөйли. Татар модернистик әдәбияты дигәндә, без, иң беренче чиратта, чиста модерн юнәлешендә әсәрләр язган кешеләрне атый алабыз. Гали Рәхим, Әхмәт Таңгатаров, Мөхәммәт Хәнәфи-Каймышев, Фатих Әмирхан. Шәриф Камал, Галимҗан Ибраһимов.

Гомумән, XX йөз башы татар әдәбиятында бик матур һәм кызыклы чор. Ул вакытта аерым бер шәхесләр татар әдәбиятын үзгәртү юлын модернизмда табалар. Махсус татар әдәбиятына кертергә дә омтылылар. Мәсәлән, теоретик яктан бу мәсьәләгә күз салган Җамал Вәлиди болай ди: “Теләсә ниди чит ботакны кисеп алып, үзебезнең туфракка утырткан очракта ул матур агач яки чәчәк булып үсеп китә ала”. Ягъни дөнья дөнья әдәбиятындагы модернизм күренеше татар әдәбияты туфрагына утырган очракта матур чәчәк булып үсә ала торган күренеш итеп бәяләнә теоретик яктан. 1912 елда татар дөньясында “Аң” журналы барлыкка килә. Бу журналны оештыручылар арасында Габдулла Тукай һәм Фатих Әмирхан барлыгын беләбез. Әлеге журналның редакторы Әхмәтгәрәй Хәсәни була. Танылган “Гасыр” типографиясе хуҗасы. “Аң” журналы “Без 1905 елны уяндык таң белән” дигән сүзләр белән ачылып китә. Бу журналны оештыручылар модернизм сәнгатен татар дөньясына алып килүне үзләренең төп максатлары итеп куялар. Журналның һәр санында модернизм юнәлешендәге әсәрләр басылып килә. Беренче саннан ук модерн юнәлешендәге экспериментлар оештыра башлый. Беренче санда Фәтих Әмирханның “Шәрык йоклый” дигән нәсере тәкъдим ителә. Нәсергә Леконт де Ноэльның рәсеме бирелә. Анда бер шәрке кимеле кеше йоклап ята, наргилә тарткан, уянмаслык тирән йокыда ята. Әлеге нәсер татар дөньясын йокыда булуда гаепли, уянырга чакыра. Башка халыклар уянып, зур үсешкә ирешкән вакытта, татарның йоклап ятуын үлемгәтиң дип белдерә. Бу әсәрнең язылуы, сюжеты, формасы турыдан-туры модернга туры килә. Шул ук вакытта әсәрнең журналда тәкъдим ителеше, ягъни текст һәм рәсемнең синтетик формада бирелеше модерн формасының вакытлы матбугатка ничек үтеп керүе турында сөйли. Модерн әдәбият дигәндә, кеше ышанмаслык ят әйберләр эзли башлыйбыз. Ләкин, иң беренче чиратта, әдәбиятның яңартылышын күздә тотарга тиешбез. Шул ук вакытта модерн сүзе яңарыш дигән сүз. Модерн төрле халыкларда төрле исемдә яши. Мәсәлән, Германиядә без аны югендстиль рәвешендә яшәвен беләбез. Мин үзем Германиядә модерн стилендә генә эшләнгән йортлар, шәһәрләр дә күргәнем бар. Кайвакыт модерн бездә булмаган дигән фикерләр ишетәбез. Нишләптер, модерн юнәлешен кеше ышанмаслык бер күренеш буларак карыйбыз. Бу һич тә алай түгел. Модернның татар әдәбиятында билгеләнүе, татар әдәбиятында модернистик әсәрләр барлыкка килүе XX йөз башында татар әдәбиятының Европа, рус әдәбияты белән берлектә үсеш кичерә торган әдәият булуын дәлилли. Татар әдәбиятында модерн юнәлеше булуын дәлилли алабыз икән, ул безнең әдәбиятның үсеш кичерә торган, бай әдәбият булуы хакында гына сөйли.

Тукай мәсьәләсенә бәйле модерн темасына кереп китәргә мөмкин. Габдулла Тукай модернистмы, әллә классик язучымы? Бу сорауга ничек җавап биреп була? Һичшиксез, Тукай – классик язучы. Чөнки ул татар әдәбиятында классик шигърият тудырган шәхес. Ләкин XX йөз башын карыйк. 1905-1907 елларда Габдулла Тукай иҗаты пәйда була. 1907-1909 елларда Тукай иҗаты бөтенләй башка. Әйдәгез, чагыштырып карыйк. Нинди аермалар күрәбез? 1905-07 елларда гарузда язган Тукай тулысы белән силлабикага күчә. 1905-07 елларда иҗатының теле һәркем өчен дә аңлаешлы булмый. 1907 елдан соң Тукай саф татар телендә, гади халык аңлый торган телдә шигырьләр яза башлый. 1095-07 елларда риторик эндәшләр белән язган, ниндидер билгесез бер идеологиягә чакырган Тукай, 1907 елдан соң халкның үз фикерләрен сөйли башлый. Аның шигъриятендә бөтенләй башка мотивлар, башка образлар барлыкка килә. Бу образлар арасында халык авыз иҗатыннан килә торган мотивлар беренче урында тора. 1905-07 елларда шәркый жанрларга йөз тоткан Тукай, тулысы белән Европа тибындагы жанрларга күчә. Модернистмы Тукай? Модернист. Ул тулысы белән татар әдәбиятын үзгәрткән. Ул яңа классик татар әдәбияты барлыкка китерүгә ярдәм иткән. Үзенең иҗаты белән шушы эшне башлап йөргән. Аннан соң тулы бер Тукай мәктәбе барлыкка килгән. Бер яктан, ул – классик язучы, ләкин, икенче яктан, ул – модернист. Ул өр-яңа, моңа кадәр татар әдәбиятында булмаган күренеш хасил иткән. Шуңа күрә модернизм мәсьәләсе шактый катлаулы. Халыкның фикерләү рәвешенә, мәдәниятенә кагылышлы бу мәсьәләгә шактый җитди һәм уйланып якын килергә кирәк. Ул ниндидер башка бер халыктан алган күренешне безнең җирлеккә күчереп кую гына түгел. Ул – безнең тормышыбызны һәм фикерләү рәвешебезне үзгәртү. Әдәбиятыбыз өр-яңа фикерләү юлына килеп төшкн икән, ул тормышны, кешене, яшәешне хаос халәтендә яңа алымнар белән сурәтли башлаган икән, димәк, безнең әдәбиятыбызда яңа күренеш пәйда булган, ул бар, һәм ул яши.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Дания Зәһидуллина