8 мин
204

Татар халык биюе авылда үсү рәвеше, бу процесска тәэсир иткән күренешләр.

Татарча
Русча

Төрки халыкларда бию бик алга киткән. Алыйк Кавказны, анда кечкенәдән үк бии башлайлар. Урта Азиядә дә бию бик алга киткән. Татар биюе дә, әлбәттә, бик матур, әмма Татарстанның геграфик урнашуына бәйле, андый зур үсеш алмаган. Халык биергә яраткан, әлбәттә, тик бездә купчелек вакыт кыш булганлыктан, биюләр кечкенә биналарда узган. Җәйгә килгәндә, җәй өч ай була. Татарларга эшләү сәләте, игенчелек, терлекчелек һәм башка эшләр хас, ягъни аларның буш вакыты булмаган. Авыл яшьләренең күңел ачуның ике булган. Елның җылы вакыты булганда авыл кырыйларына җыелышып биегәннәр, җырлаганнар. Икенчесе, кемнең дә булса өендә җыелганнар. Ул ешрак нинди дә булса мунча яки сарайда булган. Урын аз булган, шуңа күрә без, бигрәк тә хатын-кызлар биюендә вак адымнар күзәтә алабыз. Ир-егетләр биюендә алар, әлбәттә, киңрәк, хаттә шундый әйтем бар, егет кулларын нык тотмаса, аңа канатың сынган каз дип әйтәләр. Димәк, монда фольклор чаралар узган территорияга игътибар бирелгән. Ачык һавада узган җыелуларга килгәндә, язу чыганакларында узәктә “Җомга” бирелә. “Җомга” җиде атна рәттән үткәрелгән. Шуны әйтергә кирәк, кызларга килгәндә, анда бары тик ярлырак катлам кызлары гына катнаша алган. Ягъни бай кызының катнашу хокукы булмаган, ул читтән карап тора гына алган. Ә менә аның абыйсы теләсә кайсы вакытта һәм теләсә кайсы кызны кулыннан алып чыгып, бии башлаган, бу чарада катнаша алган. Татар җыены турында искәртмәләрне без Карл Фукс китабыннан укый алабыз. Ул, риваятләргә таянып, бер бай һәм аның берничә кызы булган, һәм аңа аларны кияүгә бирергә кирәк булган дип яза. Тик Ислам культы көчле булу сәбәпле кызлар өйләреннән беркайда да чыкмаган. Шуңа күрә ул җәй көне бар кешене җыеп, ачык һавада мәҗлес уздыра. Шунда аның кызлары яшь егетләр белән танышып унышлы гына кияүгә чыгалар. Шуннан соң башка зыялы байлар да  мәҗлесләренә яшь егетләрне чакыра башлаганнар.

“Аулак өй” дип кыз өендә уза торган яшьләр җыенын әйтәләр һәм ул, ин мөһиме, аның әти-әнисе өйдә булмаганда уздырылган. Анда җыр-биюләр булган. Бу җыелуларның төп максаты булып танышып гаилә кору тора. Беренчел татар биюләре музыка уен коралларыннан башка тавышлы җырлау булган, алга таба кубыз белән курай кушылган, а инде 19нчы гасырда пентатоникага нигезләнгән татар музыкасы скрипка, мандолина, гармун кебек кораллар белән баетыла.Авыл биюләренең жанрларына килгәндә, нигездә дәртле жанрлар булган. Татар биюе ярышу биюе булган, ягъни кызлар үзләрен күрсәткәннәр, шулай ук егетләр дә бию сәнгатендә ярышканнар. Ялгыз бию киң таралган. Хатын-кызларның ялгыз биюе зур булмаган аяк хәрәкәтләреннән тора. Бу яшьләрнең катнаша торган кичке төркем, кичке җыелулары булганлыктан, бию хәрәкәтләре профессиональ төшенчәдә тар булган.

Татар биюенең ирланд биюе белән  купмедер охшашлыгы бар. Ирландияләлеләргә биергә, тәрәзәләргә чаршау эләргә тыелган. Шуңы күрә “ривердэнс” барлыкка килгән, без аяк бию дип беләбез аны. Ягъни ирландиялеләр булмә буенча хәрәкәтләнгәннәр, гади йөрү кебек сизелә, тик чынлыкта биегәннәр. Миңа калса, татарларның моның белән ниндидер охшашлык бар, чөнки татар биюендә зур урынны “дробное выстукивание”, аяк хәрәкәләре тота. Идел буе халкының хореография лексикасында, татар биюен аерым алганда, ат чабуына охшатылган хәрәкәтләр, “ритмическая дробь”, һәм нәтиҗәдә, борынгы заманнан безгә “тыпырдау” дигән аяк хәрәтләре килеп җитә, шул “дробное выстукивание”.

Алга таба Ислам культы йогынты ясаган. Һәм менә “кулдан тотканнармы икән, юкмы” шуның буенча сорау булган иде. Фольклор биюләрен алсак, аларның күпчелегендә нигездә “түгәрәк уен” тора, ягъни “эйлән-бәйлән”. Әлбәттә, әйлән-бәйләндә куллардан тотышканнар, тик барыбер, татарлар мөселман булганлыктан,  теге яки бу әйбернең сирәклеген авылларда фольклор үсешенең дәрәҗәсенә карап билгеләп була.

Ягъни бу авылда фольклор җыр-биюләре яхшы дәрәҗәдә булса, ул рөхсәт ителгән. Шулай да, ачык биергә һәм җырларга ярамаса дип карасак, барсы да ябык мәйданнарда уздырылган, шуңа күрә якын-тирә авылларның фольклоры аерылып торган, бер-берсенә охшамаган. Бию тыелган , җырлау тыелган дип карасак, кубрәк барыбер теге яки бу авылның дингә ышану коченә бәйле булган.

ТУЛЫСЫНЧА УКЫРГА
Нигина Әхмәдулина